news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быел Татарстан Лисичанск һәм Рубежноеда яшәүче 500 бала өчен ял оештырачак

Быел Татарстан Лисичанск һәм Рубежноеда яшәүче 500 бала өчен ял оештырачак
Фото: ТР вице-премьеры Ринат Садыйков аппараты

Татарстан Луганск Халык Республикасының республика шефлыкка алган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәүче балаларның ялын оештыру буенча еллык программаны гамәлгә ашыра башлады. Биектау районындагы «Добрый» лагерына беренче сменага 100 бала җибәрелгән.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ринат Садыйков билгеләп үткәнчә, быел программа Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында киңәйтелгән һәм традицион рәвештә республика җитәкчелеге ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

Фото: ТР вице-премьеры Ринат Садыйков аппараты

«Татарстан Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәүче балаларның республика балалар спорт лагерьларында ялын оештыру буенча ел саен адреслы программаны гамәлгә ашыра. Бу эш Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән башкарыла, аның карары буенча быел 500 бала ял итәчәк», – дип сөйләде ТР вице-премьеры.

Фото: ТР вице-премьеры Ринат Садыйков аппараты

Барлыгы җиде смена (берсе – язгы, алтысы – җәйге) планлаштырылган. Садыйков сүзләренчә, балалар өчен спорт һәм иҗади чаралар, Җиңү көненә багышланган вакыйгаларда, шул исәптән Җиңү парадында, шулай ук TIMERMAN марафонында һәм Казанның мәдәни чараларында катнашуны үз эченә алган бай программа каралган.

«Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ольга Павлова ярдәме белән гамәлгә ашырыла торган беренче смена программасы танылган җиңел атлетлар: 3000 метрга киртәләр аша йөгерү буенча тарихта беренче Олимпия чемпионы Гөлнара Галкина-Сәмитова һәм Россиянең халыкара класслы спорт мастеры Антон Галкин катнашында тренировкалар һәм мастер-классларны үз эченә ала», – дип өстәде ТР Премьер-министры урынбасары.

news_right_1
news_right_2
news_bot