news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан онкологлары, сөяген 3D-имплантка алыштырып, сирәк очрый торган шешне алганнар

Татарстан онкологлары, сөякне алыштыру өчен 3D-имплант кулланып, пациентның сирәк очрый торган шешен алганнар, дип хәбәр итте социаль челтәрләрдә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Альмир Абашев.

Аның сүзләренә караганда, 62 яшьлек хатын-кыз аягы бик нык авыртуга зарланып, профессор Сигал исемендәге Республика клиник онкология диспансерына мөрәҗәгать итә. Тикшерү вакытында анда сирәк очрый торган шеш – адамантинома табыла. Адамантином сөякләрнең барлык шешләреннән бары тик 1 процент очракта гына очрый, диагнозны раслау өчен федераль онкология үзәге белгечләре белән консультацияләр таләп ителгән.

Операция шешне алдырганнан соң ук сөякне алыштырырлык итеп планлаштырылган. Моның өчен авыруга махсус индивидуаль 3D-имплант ясаганнар.

«Бу сөякнең функцияләрен саклап калырга һәм пациентканы алга таба тернәкләндерү өчен шартлар тудырырга мөмкинлек бирде», – дип билгеләп үтте 16 нчы онкология бүлеге мөдире Илдар Сафин.

Операциядән соң хатын-кыз белән реабилитологлар эшли башлый.

«Тернәкләндерү – дәвалануның операциядән дә ким булмаган мөһим этабы. Тернәкләнү никадәр иртәрәк башланса, очлык функциясен һәм күнеккән хәрәкәт активлыгын кайтару шансы шулкадәр югары. Безнең бурыч – пациентны һәр этапта озата бару һәм аңа гадәти тормышка куркынычсыз кайтырга ярдәм итү», – дип сөйләде реабилитолог София Шацкая.

Хәзер пациентка үзен яхшы хис итә һәм табиблар күзәтүе астында тернәкләнүен дәвам итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot