Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан онкодиспансеры Сovid-19 чорында пациентларны дәвалауны туктатмады
Стационарга дәваланырга килгән барлык авыруларга үпкәләрнең компьютер томографиясе үткәрелгән.
(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанның онкология хезмәте яңа коронавирус инфекциясе белән көрәшү чорында эшне бер тапкыр да туктатмады. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Республика клиник онкология диспансеры баш табибы Илгиз Һидиятов хәбәр итте.
«Онкология хезмәтенең эшен туктатырга ярамый. Чынлыкта безнең хастаханә бер генә минутка да үз эшен туктатмады. Безнең поликлиникада планлы кабул итү дә уздырылды һәм стационар үз режимында эшләде, хәтта, мөгаен, үз мөмкинлекләребездән арттырып та», — диде ул.
Стационарга килгән һәр пациентка диспансерда үпкәләрнең компьютер томографиясен ясыйлар, бу яңа коронавирус инфекциясен булдырмас өчен кирәк.
Баш табиб хастаханәдә барлык кирәкле санитар чаралар үткәрелүен әйтте. Өслекләрне зарарсызландыралар, хезмәткәрләргә һәм авыруларга термометрия үткәрәләр, шулай ук барысы да битлек режимын саклый, диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз