news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан онкодиспансеры Сovid-19 чорында пациентларны дәвалауны туктатмады

Стационарга дәваланырга килгән барлык авыруларга үпкәләрнең компьютер томографиясе үткәрелгән.

Татарстан онкодиспансеры Сovid-19 чорында пациентларны дәвалауны туктатмады
Солтан Исхаков

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанның онкология хезмәте яңа коронавирус инфекциясе белән көрәшү чорында эшне бер тапкыр да туктатмады. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Республика клиник онкология диспансеры баш табибы Илгиз Һидиятов хәбәр итте.

«Онкология хезмәтенең эшен туктатырга ярамый. Чынлыкта безнең хастаханә бер генә минутка да үз эшен туктатмады. Безнең поликлиникада планлы кабул итү дә уздырылды һәм стационар үз режимында эшләде, хәтта, мөгаен, үз мөмкинлекләребездән арттырып та», — диде ул.

Стационарга килгән һәр пациентка диспансерда үпкәләрнең компьютер томографиясен ясыйлар, бу яңа коронавирус инфекциясен булдырмас өчен кирәк.

Баш табиб хастаханәдә барлык кирәкле санитар чаралар үткәрелүен әйтте. Өслекләрне зарарсызландыралар, хезмәткәрләргә һәм авыруларга термометрия үткәрәләр, шулай ук барысы да битлек режимын саклый, диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100