news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан омбудсмены сайлауның җәмәгать күзәтү үзәгендә булган

Татарстан омбудсмены сайлауның җәмәгать күзәтү үзәгендә булган
Фото: © Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратының VK дагы аккаунты

Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская Казанда сайлауның җәмәгать күзәтү үзәгендә булган.

«Үтә күренмәлелек, гаделлек һәм ачыклык! Квалификацияле видеокүзәтү экспертларга, күзәтүчеләргә һәм сайлаучыларга тавыш бирүнең дөреслегендә инанырга мөмкинлек бирә», – дип язган Сабурская Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратының VK дагы битендә.

Ул һәр төбәктә иҗтимагый палаталар махсус җәмәгать күзәтү үзәкләрен җиһазлавын искәртте, алар видеокүзәтүдә катнашырга теләгән һәркем өчен ачык. Казан үзәгендә видеостена ясалган, анда бер үк вакытта 48 участок сайлау комиссиясеннән трансляция бара. Күпмедер вакыттан соң картинка үзгәрә.

Шулай ук, үзәк каршында ситуацион үзәк эшли, аңа битараф булмаган гражданнардан 7 меңләп хәбәр килгән. «Хәбәрләрнең күпчелеге – уңай!» – дип ассызыклаган Сабурская.

Фото: © Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратының VK дагы аккаунты

15 мартта Татарстанда 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли башлады, шулай ук хастаханәләрдә, шифаханәләрдә, тикшерү изоляторында, вокзалда һәм аэропортта 45 вакытлыча сайлау участогы ачылды.

Татарстанда яшәүче 3 миллионга якын кеше сайлау хокукына ия. Сайлаулар үткәрүне сайлау комиссияләренең 22 мең әгъзасы тәэмин итә. Сайлау участокларында 16 меңнән артык күзәтүче эшли, шул исәптән чит ил күзәтүчеләре дә.

Россия Федерациясенең сигезенче Президентын сайлау өч көн – 15-17 март – дәвам итә. Барлыгы дүрт кандидат катнаша: Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100