news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан омбудсмены мобилизацияләнгән татарстанлыларга медицина ярдәме турында сөйләде

Мобилизацияләнгән татарстанлыларның җыелу урыннарында медицина пунктлары эшли, аларга поликлиникалар беркетелгән, анда белгечләр кизү тора.

«Әгәр мобилизацияләнгән ир-егетләр кырда өйрәнүләрдә туңса, аларга үз вакытында медицина ярдәме күрсәтелә, «ашыгыч ярдәм» бригадалары тәүлек буе кизү тора. Бу өлкәдә эш яхшы оештырылган. Поликлиника табиблары да, мобилизацияләнгәннәр арасыннан хәрби медиклар да эшкә җәлеп ителгән», - дип сөйләде «Татар-информ»га интервьюда Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстанда Төбәк белән идарә итү үзәгенең проект офисы рәисе Сәрия Сабурская.

Спикер «Казан-Экспо» территориясендәге медпунктта шәхсән булуын билгеләп үтте. Медицина пункты җитәкчесе мобилизацияләнгәннәр арасыннан, ул Казанга Әлмәттән килгән. Элек ул Үзәк район хастаханәсендә эшләгән һәм үз теләге белән махсус хәрби операциягә барырга карар кылган.

«Гомумән Татарстанда үз теләге белән махсус операциягә барырга теләүчеләр шактый - меңнән артык кеше. Алар белән эчке омтылыш һәм гражданлык бурычы, патриотик хисләр идарә итә. Бу элек хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан кешеләр. Мобилизацияләнгәннәр арасыннан барлык замполитлар - хәрби тәҗрибәгә ия офицерлар», - диде Сабурская.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100