news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан омбудсмены Менделеевск районында Мәңгелек ут янына чәчәкләр салды

9 Май алдыннан Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская Менделеевск муниципаль районының Бәзәкә авылында булды. Биредә Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы митинг һәм концерт узды. Бу хакта Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратының рәсми бергәлегендә хәбәр иттеләр.

Чарада җылы һәм күңелгә үтеп керә торган атмосфера хөкем сөрде. Авыл халкы һәлак булганнарны искә алырга һәм ветераннарга рәхмәт белдерергә килде. Бөек Ватан сугышы ветераны Зәйнәк Әһлиев, район Башкарма комитеты җитәкчесе Роберт Искәндәров һәм Сәрия Сабурская катнашында Мәңгелек утка чәчәкләр кую аеруча әһәмиятле вакыйга булды.

«Горурланабыз. Хәтерлибез. Каһарманнарга мәңгелек истәлек!» - дип билгеләп үтелә хәбәрдә.

Быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук РФ Президенты Владимир Путин карары нигезендә 2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Күптән түгел Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырды. Ул билгеләп үткәнчә, Россиянең бүгенге торышында аларның һәркайсының зур өлеше бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot