news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан омбудсмены махсус операция башланганнан бирле 7,7 мең мөрәҗәгать кабул иткән

Өч ел махсус хәрби операция уздыру дәверендә Татарстан омбудсмены хәрбиләрдән һәм аларның гаиләләреннән 7,7 мең мөрәҗәгать кабул иткән.

Татарстан Хөкүмәтенең рәсми битендә Төбәк белән идарә итү үзәге ярдәмендә уздырылган туры эфир вакытында Татарстан Республикасы омбудсмены Сәрия Сабурская хәрбиләрдән иң еш кабул ителә торган сораулар, шулай ук бу вакыт дәвамында кабул ителгән мөрәҗәгатьләрнең тематикасы һәм характеры ничек үзгәрүе турында сөйләде.

Сабурская сүзләренчә, хәзерге вакытта махсус хәрби операция ветераны статусын алу, хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә тиешле түләүләр һәм ярдәм чаралары турында иң күп сораулар килә.

Мөрәҗәгатьләрнең аерым категориясе хәбәрсез югалганнарны эзләү турында.

«Узган елда без бер меңгә якын мөрәҗәгать кабул иттек. Без барлык мөрәҗәгатьләрне туплыйбыз һәм һәрберсенә җавап бирәбез һәм ярдәм итәбез. Мөрәҗәгатьләр «Үзебезнекеләр турында кайгырту» һәм «Инцидент-менеджмент» порталлары, «Халык контроле» системасы, кайнар линия һәм башка ресурслар аша кабул ителә. Кагыйдә буларак, бер мөрәҗәгать үз эченә берничә сорауны ала. Без аларның һәрберсен җентекләп эшкәртәбез», - дип сөйләде Сәрия Сабурская.

Гаризаларны нәтиҗәле эшкәртү өчен республикада хәрби комиссариатлар, Казан гарнизоны хәрби прокуратурасы, муниципаль хакимият органнары, «Ватанны саклаучылар» фонды, РФ Саклану министрлыгы, федераль омбудсмен һәм башка ведомстволар белән хезмәттәшлек итүнең җайга салынган механизмы булдырылды.

Февраль азагында Вәкаләтле вәкил аппараты оештырган кайнар линиягә биш сәгатьтә Татарстанда яшәүчеләрдән 75 шалтырату кабул ителде.

Азактан Сәрия Сабурская Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә гариза юллаганда нинди белешмәләр күрсәтергә кирәклеген искәртте: хәрби хезмәткәрнең тулы исеме, часть номеры, полкы, позывное, соңгы тапкыр элемтәгә чыгу датасы һәм урыны, дәвалануы һәм түләүләр алуы турында мәгълүмат.

Әгәр дә хәрбигә түләүләр бирүдән баш тартканнар икән, моның сәбәпләре күрсәтелгән раслаучы документны теркәргә кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100