Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан омбудсмены һәм Мәгариф министрлыгы вәкиле гражданнарны кабул итәчәк
24 майда Казанда мәгариф мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү булачак.
Консультацияне Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары – Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Мөҗипов үткәрәчәк.
Халык сорауларына 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Карл Маркс ур., 61 адресы буенча җавап бирәчәкләр. Мәгариф мәсьәләләре буенча консультацияләр алу өчен +7(843)236-41-80 телефоны буенча алдан язылырга кирәк.
Республиканың муниципаль районнарында яшәүчеләр үз сорауларын Skype ярдәмендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләренең кабул итү бүлмәләрендә бирә алачак, дип хәбәр иттеләр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратында.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз