news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан олуг галим һәм дәүләт эшлеклесе Мансур Хәсәнов белән бәхилләште

Республикабызда мәгарифне, мәдәниятне, фәнне ныклап оештыручы, үз фикере булган бөек шәхес булып танылды ул, диде матәм чарасында ТР Президенты М.Шәймиев

(Казан, 15 март, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген “Казан” милли мәдәният үзәгендә Татарстан Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, Чувашстан Республикасы Фән һәм сәнгать милли академиясенең хакыйкый әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Югары Советы депутаты (1963-1990) булган Мансур Хәсәновны соңгы юлга озату уңаеннан, матәм чарасы булды.

Гомер сәгате туктап калган олуг галим һәм дәүләт эшлеклесе Мансур Хәсәнов белән бәхилләшү, аның алдында соңгы тапкыр баш ию өчен, мәрхүмнең туганнары, якыннары, дуслары, хезмәттәшләре, Россия һәм Татарстан галимнәре белән берлектә, дәүләт җитәкчеләреннән ТР Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева, ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин, ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов һ.б.министрлык җитәкчеләре, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, ТР Дәүләт Советы һәм РФ Дәүләт Думасы депутатлары, һ.б. рәсми затлар килде, дәүләт бүләкләре куелган өстәлгә чәчәкләр салды, веноклар китерде.

Зәй районы Бигеш төбәгендә дөньяга килгән якташыбыз гомере буена республикабызда яшәп, Татарстан һәм аның халкы өчен файдалы булырга тырышып яшәде, эшләде, безнең көрәштәшебез булды, дустыбыз иде, дип искәртте матәм чарасына җитәкчелек иткән Равил Моратов. “Нинди генә вазифада булмасын, ул халыкка мәхәббәтен җуймады, аңа хезмәт итте, йөрәгендә йөрткән югары идеалларга тугры кала белде”, - дип басым ясап әйтте һәм сүзне ТР Президентына бирде.

“Хөрмәтле ватандашлар, татарстанлылар! Бүген без сезнең белән татар халкының олуг зыялыларының иң күренекле вәкиле Мансур Хәсән улы Хәсәновны соңгы юлга озатабыз. Озак еллар колачлы, нәтиҗәле эшләп, ул республикабызда мәгарифне, мәдәниятне, фәнне ныклап оештыручы, үз фикере булган бөек шәхес булып танылды. Эшләгән эшләрең күп, Мансур Хәсәнович, без бик рәхмәтле... Тыныч йокла”, - дип, республика җитәкчесе галим турында тирән ихтирам сакланып, истәлек-хатирәләр буыннан-буынга тапшырылыр, дип вәгъдәләде һәм шулай дип ант итәргә, галимнең исемен мәңгеләштерергә чакырды. Мансур Хәсәновның республикада югары хакимияткә йогынты ясый алуын, бик принципиаль шәхес булуын һәм кыйбласына тугрылык саклавын белдереп, М.Шәймиев М.Хәсәновның соңгы елларда тарихыбызда беренче тапкыр татар энциклопедиясе төзү эшен оештырып, шуны китап итеп бастырып чыгару белән гомеренең соңгы көннәренәчә шөгыльләнүен, Татар энциклопедиясе институты директоры булуын, Татарстан Фәннәр академиясен оештыруын искәртте.

ТР Фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мазһаров Мансур Хәсәновның Татарстан Фәннәр академиясенең беренче президенты булуын, академияне дөньяга танытуда күп көч куюын телгә алса, ТР Театр эшлеклеләре берлеге җитәкчесе Ринат Таҗетдинов олуг галимнең туган татар телендә артистларны да уздырып шома сөйләшә-аралашуын, халкыбызның гаҗәеп акыллы һәм интеллигентлы үрнәк кешесе булуын басым ясап әйтте. Татарстанның Зәй районы хакимияте башлыгы Татьяна Воропаева, якташыбыз белән чиксез горурланабыз, дөньялыкта кылган гамәлләре зәйлеләр өчен генә түгел, гомумән, бөтен республика өчен үрнәк, диде. Татарстан Фәннәр академиясе белән Зәйдәге Кече академия арасында килешү төзеп, фәнни эшләргә нигез салуын олу рәхмәт сүзләре белән искә алды.

“Мин аны үземнең укытучым дип саныйм. Дүрт дистә ел элек беренче очрашканнан соң дуслашып, шуңа тугры калдык. XX гасыр ахыры – XXI гасыр башында республиканың иҗтимагый-сәяси тормышы турында китап яза башлаган иде, үкенеч ки, төгәлли алмады... Урының җәннәттә булсын”, – дип матәм чарасындагы чыгышларга нокта куйды ТР Җәмәгать палатасы җитәкчесе Илгиз Хәйруллин.

Мәрхүмнең кочак-кочак ак һәм кызыл чәчәкләргә күмелгән җәсәде бүген Казанның Арча зиратында җирләнәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot