news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан өлкән яшьтәге кешеләр күп булган төбәкләр арасына кергән

Татарстан Россиянең өлкән яшьтәге кешеләр өлеше югары булган төбәкләре арасына керде. Бу хакта тикшерү нәтиҗәләренә таянып, «Известия» хәбәр итә.

Өлкән яшьтәге кешеләр төркеменә караучылар Үзәк Россия, Идел буе һәм өлешчә Урал төбәкләрендә күп. Иң югары күрсәткечләр Тамбов, Киров, Курган, Тула өлкәләре, Мордовия һәм Татарстанда теркәлгән.

Тикшеренүдә сүз 63 яшь һәм аннан өлкәнрәк ир-атлар һәм 58 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар өлеше турында бара.

Экспертлар билгеләп үткәнчә, Татарстанда өлкән яшьтәгеләр өлеше арту уңай факторлар – сәламәтлек саклау системасы һәм сәламәт яшәү рәвеше үсеше белән бәйле.

Шул ук вакытта өлкән яшьтәгеләр саны арту икътисадка йогынты ясарга мөмкин. Белгечләр бәяләвенчә, бу илнең потенциаль тулаем эчке продуктының якындагы ике елда якынча 1 процентка кимүенә китерергә сәләтле.

news_right_1
news_right_2
news_bot