Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Лисичанскиның күп балалы гаиләләренә адреслы ярдәм күрсәтте
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ринат Садыйков республика шефлыкка алган Лисичанскида күп балалы ике гаиләдә булды һәм адреслы заявкалар буенча ярдәм тапшырды.
«Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәүче күп балалы гаиләләргә ярдәм итү эше безнең тарафтан системалы рәвештә алып барыла. Алар барысы да даими игътибар үзәгендә: балалар Татарстан Республикасы лагерьларында өстенлекле рәвештә ял итә ала, китаплар һәм башка кирәкле ярдәм чаралары белән тәэмин ителә», – диде Ринат Садыйков. Ул билгеләп үткәнчә, бу - Луганск Халык Республикасының Татарстан шефлыкка алган шәһәрләренә ярдәм итү кысаларында эшчәнлекнең мөһим юнәлеше, һәм ул өстенлекле юнәлешләрнең берсе буларак дәвам итәчәк.
Фото: ТР вице-премьеры Ринат Садыйков аппараты
Шәһәрнең социаль яклау вәкилләре белән бергә ТР вице-премьеры дүрт бала тәрбияләүче (шуларның өчесе – мәктәпкәчә яшьтәгеләр) күп балалы гаиләдә булды. Гаиләгә кер юу машинасы һәм көнкүреш химиясе җыелмасы тапшырдылар. Сүз уңаеннан, гаилә башлыгы Константин Сергеевич күп фатирлы йорт ишегалдында балалар мәйданчыгын төзекләндерү белән мөстәкыйль рәвештә шөгыльләнә. Анда таган һәм эскәмияләр куелган инде. Планда - таучык һәм спорт элементлары урнаштыру.
Фото: ТР вице-премьеры Ринат Садыйков аппараты
Моннан тыш, авыр тормыш хәлендә калган тагын бер гаиләгә ярдәм күрсәтелде. Агымдагы ихтыяҗны һәм заявканы исәпкә алып, гаиләгә су җылыткыч һәм көнкүреш химиясе җыелмасы тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз