news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан офицеры Украинада һәлак булган, аның ике бертуганы да хәрби операция зонасында

Татарстанның Балтач районыннан офицер-танкист Рафил Гайнетдинов Украинадагы махсус хәрби операция вакытында һәлак булган. Моны «Татар-информ»га районы администрациясендә расладылар.

Рафил Гайнетдинов Казан танк училищесында укыган. Таҗикстанда хәрби хезмәт узган, Сириядәге хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан.

Офицер Украинага махсус хәрби операция башында ук эләккән. Аның зур хәрби тәҗрибәгә ия булган ротасы иң катлаулы һәм җаваплы операцияләрдә катнашкан. 12 августта офицерның гомере фаҗигале рәвештә өзелә – десант машинасы дошман минасына эләгә.

Рафил Гайнетдиновны 15 августта туган авылы Түбән Субашта җирләгәннәр. Офицерга 31 яшь булган.

Шулай ук Рафилнең ике бертуганы да хәзерге вакытта Россия чикләрен саклый. Аларның берсе ике тапкыр яраланган булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot