Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан оешма һәм предприятиеләре 102 меңнән артык вакансия тәкъдим итә
Хәзерге вакытта Татарстанда эш белән тәэмин итүчеләр тарафыннан 102 меңнән артык вакансия тәкъдим ителә.
Татарстан икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында шул хакта хәбәр итте.
«Иң күп вакансияләр төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәләрендә – 42,4 процент, сәнәгатьтә – 25,7 процент, сәламәтлек саклау, мәгариф, фән, мәдәният һәм дәүләт хезмәте өлкәләрендә – 5,2 процент», – дип сөйләде ул.
Шул ук вакытта, Олег Пелевин сүзләренчә, республикада эшсезлек дәрәҗәсе түбән булып кала. Барлыгы 3,8 мең эшсез кеше теркәлгән.
«Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына Юлламасы кысаларында бирелгән йөкләмәсен үтәп, кадрлар кытлыгы мәсьәләсен хәл итү өчен хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча системалы эшне дәвам итәргә кирәк», – дип искәртте ТР икътисад министрының беренче урынбасары.
Олег Пелевин шулай ук 2027 елда Татарстанда реаль хезмәт хакы 2,4 процентка артачагын да әйтте.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз