news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан оешмаларының Социаль иминиятләштерү фондына бурычы 30 процентка арткан

81 млн сум акча, ягъни бурычның 47 проценты — кайтарып булмый торган хәлдә.

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстан оешмаларының Социаль иминиятләштерү фондына түләнмәгән әҗәтләре бер ел эчендә 42 млн сумга, ягъни якынча 30 процентка арткан.

«2021 елда алдагы ел белән чагыштырганда оешмаларның түләнмәгән әҗәтләре бер ел эчендә 42 млн сумга артты. Төп сәбәпләрнең берсе — банкротлык. Шулай ук кайбер оешмаларның авыр финанс хәле, коронавирус белән бәйле вазгыять әҗәтләрнең артуына китерде», — диде Татарстан буенча Социаль иминиятләштерү фондының җитәкчесе вазифасын башкаручы Фердинат Закиров ведомствоның коллегия утырышында.

Фердинат Закиров сүзләренчә, 81 млн сум акча, ягъни әҗәтләрнең 47 проценты — кайтарып булмый торган хәлдә. «Ел дәвамында әҗәтләрне түләтү өчен без гамәлдәге кануннар нигезендә бөтен чараларны кулландык», — диде ул.

Социаль иминиятләштерү фондына иң зур күләмдә әҗәтләре булган банкрот хәлендәге оешмалар арасында «ВИМ-Авиа» авиакомпаниясе (16 млн сум әҗәте бар), «Казанның синтетик каучук заводы» (4 млн сумга якын), «Химокам-Агро» (4 млн сумга якын) бар.

«Әҗәтләрнең 92 млн сумы, ягъни 53 проценты бүгенге көндә эшләп торучы оешмаларныкы», — диде Фердинат Закиров.



Галерея: Социаль иминиятләштерү фондының коллегиясеннән фоторепортаж
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100