news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан өч кварталда 1,1 триллион сумнан артык инвестиция җәлеп иткән

Татарстан өч кварталда 1,1 триллион сумнан артык инвестиция җәлеп иткән
Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»

2025 елның өченче кварталы нәтиҗәләре буенча Татарстанның төп капиталына җәлеп ителгән инвестицияләр күләменең рекордлы күрсәткече теркәлгән – 1,174 триллион сум. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда күрсәткеч 23,2 процентка арткан. Шулай итеп, республика Россиянең төп инвестицион үзәкләренең берсе булуын раслады. Бу хакта ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Росстат мәгълүматларына караганда, Татарстан – җәлеп ителгән инвестицияләр күләме буенча Идел буе федераль округы субъектлары арасында лидер. Ил масштабында республика Мәскәү, Мәскәү өлкәсе һәм Ханты-Манси автономияле округы – Юградан гына калыша һәм дүртенче урында тора.

Инвестицияләр үсеше темплары буенча Татарстан, Ленинград өлкәсе, Красноярск крае һәм Вологда өлкәсеннән аз гына калышып, Россиянең иң алдынгы 4 төбәге арасына керә.

Өч квартал йомгаклары буенча күрсәтелгән уңышлы динамика бизнесның Татарстан икътисадына югары ышанычын, шулай ук ТР Хөкүмәт инвестицион климатны ныгыту һәм эшмәкәрләргә ярдәм итү өчен күргән торган чараларның нәтиҗәлелеген күрсәтә, дип белдерделәр төбәкнең Икътисад министрлыгында.

Элегрәк Татарстан Россия төбәкләрендә инвестицион климат торышы илкүләм рейтингында икенче урын яулады. Рейтингны ел саен Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча эшлекле берләшмәләр белән берлектә Стратегик инициативалар агентлыгы формалаштыра. Рейтинг федерация субъектлары җитәкчеләренең эшен бәяләү күрсәткечләренең берсе булып тора. Татарстан инде ун ел дәвамында лидерлык позициясен саклый.

news_right_1
news_right_2
news_bot