Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан обсерваторларында 300гә якын кеше бар
«Ливадия» базасындагы обсерватордан кешеләрне 30 апрельдә чыгарачаклар, шуннан соң аларны өйләренә кайтаралар.

(Казан, 24 апрель, «Татар-информ», Егор Никитин). Хәзерге вакытта республика обсерваторларында 300гә якын кеше күзәтү астында кала. Бу хакта коронавируска каршы көрәш буенча штаб утырышында ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.
Ул билгеләп үткәнчә, хәзер үз-үзеңне изоляцияләү режимына чит илләрдән һәм илнең башка төбәкләреннән килгән барлык гражданнар да керә. Башка илләрдән килгән кешеләр ике атнага мәҗбүри рәвештә обсерваторларда урнаштырыла.
«Бүгенге көндә обсерваторларда 300гә якын кеше бар. Алар Гоадан, Анталиядән һәм Таиландтан кайткан кешеләр», - дип сөйләде Фазлыева.
Ул обсерваторлардагы кешеләр арасында республика районнарында яшәүчеләр бар, диде. Аларның бер өлеше Ливадия базасындагы обсерватордан 30 апрельдә инде чыгарылачак, шуннан соң аларны өйләренә җибәрәчәкләр.
«Алар - сәламәт. Аларны муниципаль районнарга илтүне оештырырга кирәк булачак», - дип мөрәҗәгать итте Фазлыева киңәшмәдә республика районнарыннан катнашучыларга.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз