news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан обороначылары 69 миллиард сумлык продукция җитештергән

Федераль максатчан һәм дәүләт программалары буенча 9 ай эчендә республика предприятиеләре 7 млрд сум акча алган.

Татарстан обороначылары 69 миллиард сумлык продукция җитештергән
архив/Ильнар Тухбатов, prav.tatarstan.ru

(Казан, 6 декабрь, "Татар-информ", Надежда Гордеева). 2017 елның тугыз аенда Татарстанның оборона-сәнәгать комплексы эре һәм урта предприятиеләре 69 млрд сумлык продукция җитештергән. Бу хакта бүген “Оборона-сәнәгать комплексында заманча җитештерү идарә алымнары ярдәмендә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру” өченче фәнни-гамәли конференциясендә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин җиткерде.

Республика мәйданнарында Россия оборона-сәнәгать комплексына кергән 26 эре һәм урта предприятие бар, дип ачыклап үтте Татарстан Хөкүмәте башлыгы.

Предприятиеләр сугыш кирәк-яраклары, махсус химия, самолет, вертолет, корабль, авиация двигательләре, идарә һәм ачыклау системалары җитештерә. Әлеге тармакта барлыгы 47 мең кеше эшли.

Татарстан Хөкүмәте башлыгы сүзләренчә, быел Оборона-сәнәгать комплексының 12 республика предприятиесе оборона-сәнәгать комплексын җәелдерү дәүләт программаларында катнаша. Федераль максатчан һәм дәүләт программалары буенча 9 ай эчендә республика предприятиеләре 7 млрд сум акча алган.

Песошин шулай ук Россия Президенты Владимир Путинның сентябрь аенда Россия хәрби-сәнәгать комиссиясе утырышында оборона-сәнәгать комплексында хезмәт җитештерүчәнлегендә уңай үсеш булуын, аның уртача 8,8 процент тәшкил итүен, әмма чит ил көндәшләреннән калышуын билгеләп үтүен җиткерде.

Предприятияләргә үзләрендәге нәтиҗәлелекне арттыру буенча нык шөгыльләнергә кирәклеге дә әйтелде.

Конференция барышында комплекста заманча җитештерү идарә алымнары ярдәмендә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча тәкъдимнәр эшләү кирәклеге җиткерелде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100