news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Рубежное шәһәренең 2нче мәктәбен телләр өйрәнү өчен техника белән тәэмин итте

Татарстан республика шефлыкка алган Рубежное шәһәренең 2нче урта мәктәбенә махсуслаштырылган җиһазлар китерүне төгәлләде. Кичә уку йортына техниканың соңгы партиясе килде. Мәктәпкә мультимедиа элементлары булган лингафон кабинетлары өчен җиһаз комплектлары сатып алдылар.

ТР Премьер-министры урынбасары Ринат Садыйков монтажлау процессын тикшерде һәм яңа технологияләрнең телләрне өйрәнү сыйфатын сизелерлек яхшыртырга мөмкинлек бирәчәген билгеләп үтте.

«Без заманча мультимедиа системалары булган лингафон кабинетларын урнаштырабыз. Димәк, балалар чит телләрне интерактив формада өйрәнә: дөрес әйтелешне ишетә, аны шунда ук үзләштерә, диалоглар алып бара һәм күмәк биремнәрдә катнаша алачак. Укытучы процесска контрольлек итә, оператив рәвештә киңәш бирә, төзәтә яки гомуми экранга мисал чыгара ала. Әмма иң мөһиме – балаларда телләр белән кызыксыну һәм барысын да булдыра алачакларына ышаныч хисе барлыкка киләчәк», - диде Ринат Садыйков.

news_right_1
news_right_2
news_bot