news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан объектларының җылыту сезонына әзерлеге 96 процентка җиткән

Татарстанда торак-коммуналь хуҗалык һәм социаль өлкә объектларының 2025-2026 еллардагы җылыту сезонына уртача әзерлеге 96 процентка җиткән. ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Мәҗит Салихов җылыту сезонына әзерлек буенча республика штабы утырышында шулай дип белдерде. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Социаль яклау һәм сәламәтлек саклау объектлары тулысынча әзер. 3 069 котельныйның 30ында эшләр дәвам итә, шул исәптән Арча, Сарман, Питрәч, Чирмешән, Югары Ослан һәм Алабуга районнарында.

Мәгариф өлкәсендә 3 165 объектның 3 161е әзер, Нурлат, Түбән Кама һәм Яшел Үзән районнарында бер балалар бакчасы һәм өч мәктәптә эшләр дәвам итә.

Яшьләр объектлары буенча әзерлек 97 процент тәшкил итә, өч объектта эшләр төгәлләнмәгән. Спорт объектларына килгәндә, дүртесендә эшләр дәвам итә, ә мәдәният объектлары 99 процентка әзер, дүрт объектта эш тәмамланмаган.

Торак фондында 18 090 күп фатирлы йортның 17 105енә (94 процент) әзерлек паспортлары рәсмиләштерелгән. Эшләр 28 муниципаль берәмлектә дәвам итә. Шул ук вакытта, Кама Тамагы, Чистай, Тәтеш, Яңа Чишмә, Питрәч, Аксубай, Лаеш, Әгерҗе районнарында һәм Казанда күп фатирлы йортларның әзерлек күрсәткече республиканыкыннан түбәнрәк.

Салихов муниципалитет башлыкларына җылыту чорына әзерлек эшләрен шәхси контрольгә алырга тәкъдим итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot