news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан әниләрен эшмәкәрлек нигезләренә бушлай укытачаклар

9нан 13 июльгә кадәр Казанда бала ялында утыручылар өчен бизнес-тренинг уза.

(Казан, 18 июнь, “Татар-информ”). Казанда эшмәкәрлеккә ярдәм буенча “Әни – эшмәкәр” Федераль мәгариф проекты уза. Бу хакта шәһәр мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казанда балигъ булмаган балалары булган, шулай ук мәшгульлек хезмәтендә исәптә торучы хатын-кызлар эшмәкәрлек нигезләренә бушлай укый алачак. Дәресләр Татарстан башкаласында 9нан 13 июльгә кадәр барачак.

Алар биш көнлек тренинг формасында эшлекле мохиттә, бизнес-план эшләп башкарылачак. Катнашучылар өйрәнеп кенә калмаячак, ә үз кәсебен ачу өчен 100 мең грант та ота алачак.

Узган ел проект Россиянең 20 төбәгендә узган булган, быел ул 50 төбәктә узачак.

Гаризаны mama-predprinimatel.ru сайты аша 3 июльгә кадәр бирергә була.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100