news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан нейрохирурглары гипофиз аденомасын алдырганда яңа технологияне куллана

Төбәкара клиника-диагностика үзәге нейрохирурглары Татарстанда беренче булып гипофиз аденомасын нейронавигация ярдәмендә эндоскопик ысул белән алдыру буенча операция ясауны үзләштерде

(Казан, 22 март, “Татар-информ”). Төбәкара клиника-диагностика үзәге нейрохирурглары Татарстанда беренче булып гипофиз аденомасын нейронавигация ярдәмендә эндоскопик ысул белән алдыру буенча операция ясауны үзләштерде.
Гипофиз аденомасы – гипофизда барлыкка килгән зарарсыз шеш. Ул кешеләрдә еш очрый һәм баш мие шеше төрләре арасында 10-15 процентны тәшкил итә. Бу авырудан аеруча 30-40 яшьлек кешеләр интегә.
Бүгенге көндә гипофиз аденомасы булган кешеләр үзәктә заманча медицина ярдәмен ала. Эндоскопик техниканы куллану хирургларга киселә торган әгъзаны яхшылап күрергә, җәрәхәтләр санын киметергә һәм операциядән соң борын сулышын яхшыртырга мөмкинлек бирә. Быелның февралендә гипофиз шешен алдырганда нейронавигация системасын гамәлгә кертү операция вакытында медицина коралларын даими контрольдә тотарга мөмкинлек бирә.
Моңа кадәр гипофиз аденомасын кисү операциясе рентген-навигация ярдәмендә алып барыла. Пациентлар һәм хирург нурланыш тәэсирен ала. Хәзерге көндә үзәк белгечләре шундый операция ясаганда нейроэндоскопия белән бергә нейронавигация системасыннан да файдалана.
Нейронавигация ысулын гамәлгә кертү үзәк табибларына дүрт югары технологик операция ясарга мөмкинлек бирә. Татарстанда гипофиз аденомасына елга 60-70 операциягә ихтыяҗ бар, дип хәбәр иттеләр Төбәкара клиника-диагностика үзәгенең матбугат хезмәте.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100