news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан неврологы Фәрит Хәбиров Россия күләмендә таныла

Казан дәүләт медицина академиясенең неврология һәм мануаль терапия кафедрасы мөдире профессор Фәрит Хәбировка “РФ атказанган табибы” исеме бирелә

(Казан, 17 декабрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Казан дәүләт медицина академиясенең неврология һәм мануаль терапия кафедрасы мөдире профессор Фәрит Хәбировка “РФ атказанган табибы” исеме бирелә. Кичә галимне бу исем алуы белән медицина академиясенең Гыйльми Совет утырышында ректор Камил Зыятдинов котлады.
Неврология һәм мануаль терапия кафедрасыннан хәбәр ителгәнчә, ТР Республика клиник тернәкләндерү хастаханәсе баш табибы, ТР атказанган фән эшлеклесе, Аурупа-Азия медицина академиясе академигы, Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе лауреаты, медицина фәннәре докторы Фәрит Хәбиров – республикабызның сәламәтлек саклау өлкәсен югары баскычка күтәргән шәхес. Ул - Татарстанның Лениногорск районы Шөгер авылыннан. 1973 елда Казан дәүләт медицина институтын уңышлы тәмамлап, шунда нерв авырулары кафедрасында ординатурада белем алырга кала. Ординатураны тәмамлагач, Фәрит Хәбиров үзәк фәнни-тикшеренү лабораториясендә кече фәнни хезмәткәр, аннары нерв авырулары кафедрасы ассистенты булып эшли. 1978 елда табиб кандидатлык диссертациясен яклый. 1988 елда “Тернәкләндерү травматологиясе һәм ортопедиясе” фәнни-тикшеренү үзәгендә тернәкләндерү мәсьәләләрен өйрәнү буенча лаборатория мөдире итеп куела. 1991 елда ул “Бил остеохондрозы булганда нерв-мускул эшчәнлеге бозылу” темасына докторлык диссертациясен яклый. Бүгенге көндә профессор Фәрит Хәбиров - неврология, аеруча вертеброневрология һәм хәрәкәтләнү системасындагы патологияләрдән соң организмны үз хәленә кайтару өлкәсендә танылган галим, табиб һәм педагог.
Хәзерге вакытта галим инсульт, умырткалык һәм арка мие зарарлануын кичергән кешеләрне тернәкләндерү мәсьәләләрен өйрәнә. Фәнни эшчәнлегендә яңа юнәлеш булып таралучан склероз проблемасын тикшерү тора.
Профессор Фәрит Хәбиров инициативасы белән Татарстанда Республика клиник вертеброневрология үзәге, аннары Республика клиник тернәкләндерү хастаханәсе ачыла. Хастаханәдә ул неврологик авыруларын диагностикалау һәм дәвалауның яңа ысулларын тормышка ашыра, актив фәнни-тикшеренү эшчәнлеген алып бара. Шуны да әйтергә кирәк: быелның октябрь аенда Фәрит Хәбировка 50 яшь тула.

news_right_1
news_right_2
news_bot