Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан нефтьчеләре Төркмәнстан белән төзелгән килешүне үтәгән
“Татнефть” белән “Төркмәннефть” арасында яңа килешү әзерләнә
(Казан 10 ноябрь, «Татар-информ»). "Татнефть" ААҖ килешү нигезендә "Төркмәннефть” дәүләт концерны өчен нефть табышын арттыру өлкәсендә сервис хезмәте күрсәтү эшләрен төгәлләде.
«Татнефть»нең корпоратив газетасы белдергәнчә, “Татнефть” белән “Төркмәннефть” арасында яңа килешү әзерләнә.
2008 елның июлендә “Татнефть” ААҖ белән “Төркмәннефть” дәүләт концерны белән нефть-газ өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү буенча беркетмә имзаланган, дип хәбәр итә “Информ-Девон” МА. 2010 елның августында предприятиеләр арасында сервис килешүе имзаланган. “Татнефть”нең Төркмәнстандагы филиалы 2011 елның февралендә теркәлгән.
Төркмәнстанның вице-премьеры Байморат Хуҗамөхәммәдов 2014 елның сентябрендә Татарстан компаниясе белән тыгыз хезмәттәшлек алып бару мөмкинлеге турында фикерен белдергән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз