news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан нефтьчеләре, 2017 ел белән чагыштырганда, 1,6 процентка күбрәк нефть чыгарган

Нефтьчеләр былтыр 600 млрд сумлык кара алтынны читкә озаткан.

Татарстан нефтьчеләре, 2017 ел белән чагыштырганда, 1,6 процентка күбрәк нефть чыгарган
архив/Рамиль Гали

(Казан, 29 гыйнвар, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Узган 2018 елда Татарстан нефтьчеләре 36,4 млн тонна нефть чыгарган. 2017 ел белән чагыштырганда, кара алтын күләме 1,6 процентка күбрәк. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан вице-премьеры - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов әйтте.

"Нефть чыгару безнең сәнәгать производствосының биштән бер өлешен тәшкил итә", - диде Альберт Кәримов. Нефтьчеләрнең былтыр 600 млрд сумлык кара алтынны читкә чыгарганын әйтте.

Министр республикада авыр табыла торган нефть запасларына һәм үтә үзлелек нефть чыгаруга басым ясалганын әйтте. 2018 елның декабрендә "Татнефть" ширкәтенең үтә үзле нефтьнең 5 миллионынчы тоннасын чыгарганын искәртте. Нефть чыгаруда сәнәгый җитештерү индексы 2017 елгы күрсәткечтән артыграк булуын әйтте.

Альберт Кәримов сүзләренчә, республикада нефть эшкәртү заводында 17 млн тонна нефть эшкәртелгән. Сәнәгать җитештерүе индексы 106,4 процент тәшкил иткән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100