news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан нефть компанияләре “кара алтын” чыгару күләмен арттыра

Ноябрь аенда 2,677 миллион тонна нефть чыгарылган, бу 2008 елның ноябренә карата 104,2 процент дигән сүз

(Казан, 9 декабрь, “Татар–информ”, Әнвәр Маликов). Татарстанның нефть компанияләре агымдагы елның ноябрь аенда 2677,150 мең тонна нефть чыгарган. Бу 2008 елның ноябрь аена карата 104,2 процент дигән сүз. Шуның 2127,767 мең тоннасы “Татнефть” ААҖ өлешенә туры килә – үсеш узган елга карата 4,4 процент тәшкил итә.
11 ай эчендә республикада 29750,952 мең тонна нефть чыгарылган, шуның 23655,692 мең тоннасы “Татнефть” ААҖ өлешенә туры килә, бу планга карата 101,76 процент дигән сүз. Республика нефть чыгару тармагында кече компанияләр өлеше 20,5 процент тәшкил иткән.
“Татнефть” компанияләр төркеме буенча (Татарстаннан читтә ярдәмче компанияләр белән) 11 айда 23,891 мең тонна нефть чыгарылган, шуның 415 мең тоннасы – планнан тыш.
2009 елның 11 аенда “ТНГ–Ленбурнефть” ҖЧҖ эшен дә исәпкә алып, 496 мең метр җир борауланган. Шуның 382 мең метры – “Татнефть” ААҖ өчен.
Заказчыларга 330 скважина төзеп тапшырылган, шул исәптән “Татнефть” ААҖ өчен – 256 скважина. Хәзерге вакытта скважиналар төзүнең уртача циклы 56 тәүлек (2001 елда – 124 тәүлек) тәшкил итә.
Тулаем алганда, Россиядә 11 айда 451,634 миллион тонна нефть чыгарылган, бу узган елның шул чорына карата 1 процентка артык.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100