Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан нефть компанияләре беренче кварталда 8 миллион тоннадан артык нефть чыгарган
ТР Хөкүмәте Йортында республикадагы кече нефть предприятиеләренең 2018 елның 1 кварталында эшчәнлеге нәтиҗәләренә багышланган киңәшмә узды.
(Казан, 30 май, “Татар-информ”). Татарстан нефть компанияләре беренче кварталда 8 миллион тоннадан артык нефть чыгарган. ТР Хөкүмәте Йортында республикадагы кече нефть предприятиеләренең 2018 елның 1 кварталында эшчәнлеге нәтиҗәләренә багышланган киңәшмә узды. Бу хакта республика лидеры матбугат хезмәте хәбәр итә.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Чарада республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, федераль органнарның территориаль идарәләре вәкилләре, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маганов һәм башкалар катнашты.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, ОПЕК глобаль килешүе кысаларында Россия нефть чыгаруны 2017 елның беренче кварталы белән чагыштырганда 1,2 процентка киметте. Шуңа бәйле рәвештә Татарстан нефть компанияләре дә беренче кварталда 8 млн. 776 мең тонна нефть чыгардылар, ягъни узган елның шул ук чорына карата 98,8 процент. Шул исәптән Татарстанның кече нефть компанияләре 1763 мең тонна чыгарды - 0,4 %ка кимү. Шул ук вакытта эзләү-тикшерү бораулавына инвестицияләр артты.
Ел нефтькә бәяләр артудан башланды, диде Татарстан Президенты, баррель өчен 80 долларга кадәр җитте.
Республика нефть компанияләре табышы өчтән бер өлешкә артты, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы бюджетына салымнар күләме артты.
Киңәшмәдә шулай ук техник куркынычсызлык турында да сөйләштеләр. Ростехнадзоның Идел буе идарәсе җитәкчесе Борис Петров сүзләренчә, идарә тикшерүләр генә түгел, ә профилактика эшен дә алып барган. Партнерлар белән Әлмәттә белем бирү семинарлары циклы үткәрелгән.
Татарстан Президенты кече нефть компанияләре җитәкчеләренә сәнәгать куркынычсызлыгы мәсьәләләренә игътибар итәргә өндәде. һәм үрнәк итеп "Татнефть" һәм "ТАНЕКО" нефть эшкәртү заводы төзелешендә кулланылган чит ил компанияләре тәҗрибәсен китерде.
"Алар өчен куркынычсызлык - беренче урындагы мәсьәлә, вак-төяк сораулар булмый ул", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Шул ук вакытта документларның дөрес формада булмавы сәбәбе - белгечләрнең җитәрлек белеме булмавы. Бу мәсьәләдә ул "Татнефть" компаниясенә ярдәм итәргә йөкләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз