news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан нефть, газ һәм химия производствосы кризиска кадәр дәрәҗәгә якынайды

Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә “Татнефтехиминвест-холдинг” Директорлар советы утырышында 9 айда башкарылган эш нәтиҗәләре каралды

(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ», Әнвәр Маликов). Агымдагы елның 9 ае нәтиҗәләре буенча нефть, газ һәм химия производствосы күләме 2008 елның кризиска кадәр дәрәҗәсенә якынайды, әмма керем һәм табыш 20 һәм 13 процентка түбән. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов үткәргән холдингның Директорлар советы утырышында "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖнең генераль директоры Рафинат Яруллин белдерде.
Республика бюджетына салым түләүләре 2 тапкыр кимегән. Татарстан нефть, газ һәм химия комплексы продукциясенә бәяләр арта, әмма үсеш узган елдагы күрсәткечләрдән әлегә 20 процентка түбән. Р.Яруллин мәгълүматлары буенча производство күрсәткечләре яхшыруга нефть табу тотрыклы төс алуы, нефть эшкәртү һәм химия производствосында уңай үсеш зур йогынты ясаган. Күп кенә предприятиеләр минималь керем белән эшли. “Нәфис”, Карпов исемендәге химия заводы, “КВАРТ” ның рентабельлеге 10 проценттан артык, Татнефтьнеке – 37 процент.
Ел башыннан алып “Татнефть” 19 млн. 300 мең тонна нефть тапкан, бу план күрсәткеченнән 1,7 процентка артык. Керем 18 процентка кимегән очракта сатудан кергән табыш 13 процентка гына кимегән, ә салым салу 9 процентка арткан. Кризиска каршы чараларны гамәлгә ашыру уңай йогынты ясый, дип билгеләп үтте Р.Яруллин.
Татарстан нефть, газ һәм химия комплексы предприятиеләренең инвестиция программаларына да үзгәрешләр кертелде. 2009 елга капитал салулар 13 процентка киметелгән һәм 118 миллиард сум тәшкил итә. Беренче ярты еллыкта 38,7 млрд. сум инвестиция җәлеп ителгән, бу узган ел күрсәткечләреннән 43 процентка артык.
Утырышта шулай ук Ю.А.Овчинников исемендәге РФ Биологлар җәмгыяте тарафыннан әзерләнгән Татарстанда сәнәгать биотехнологияләрен үстерү стратегиясе һәм концепциясе проектлары каралды.
Татарстанда кабель сәнәгате өчен яңа төр продукцияләр производствосын оештыру турында "НУРан» ЯАҖнең генераль директоры Роберт Ташкалов хәбәр итте.
“Идея” Инновацион-производство технопаркы” ААҖнең генераль директоры Сергей Юшко “Бизнес-Партнер” Төбәк инновацион проектларны үстерү программасын тәкъдим итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100