Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан нефть, газ һәм химия форумында сигез илдән 500 делегат катнаша
Экспертлар нефть ятмаларын чыгару проектларын модельләштерүдә мәгълүмат технологияләрен кертү мәсьәләләре буенча фикер алышалар.
(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ», Лилия Чанышева). Казанда нефть, газ һәм химия сигез илдән 500 делегат катнаша. Бу турыда Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов конференциянең пленар утырышында хәбәр итте.
«Конференциядә якын һәм чит илләрдән, шулай ук Россия Федерациясенең 20 төбәгеннән 500дән артык делегат катнаша. Конференциядә 122 доклад тәкъдим ителә. Бүген нефть ятмаларының геологик модельләре төзелеше алымнары үзгәрү белән бәйле мәсьәләләрне хәл итү тәкъдим ителә», — дип билгеләп үтте ул.
Конференциядә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та чыгыш ясады. «Төп тема буларак беренче тапкыр нефть ятмаларын чыгару проектларын модельләштерүдә мәгълүмат технологияләрен кертү мәсьәләләрен карарга тәкъдим иттек. Объектив геологик модельләрнең төзелеше ятмалардан нефть алуны арттыруның нәтиҗәле инструменты дип саныйбыз », — диде республика башлыгы.
«Татнефть» акционерлык җәмгыятендә цифрлаштыруны кертү буенча тупланган тәҗрибә IT-технологияләрнең ресурс базасын үстерү һәм нефть табышын арттыру инструменты буларак нәтиҗәсен күрсәтте, дип өстәде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз