news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан National Geographic Traveler премиясенә лаек булды

«Россия гастрономия туризмы» категориясендә тавыш бирүчеләрнең 40 проценты Татарстанны хуплады.

Татарстан National Geographic Traveler премиясенә лаек булды
архив/Михаил Захаров

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ»). Мәскәүдә National Geographic Traveler Awards 2018 премиясе җиңүчеләрен игълан иттеләр. «Россия гастрономия туризмы» номинациясендә Татарстан Республикасына тиңнәр булмады. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Туризм буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте җитәкчесе Оксана Аганина хәбәр итте.

«Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитеты рәисенә мәртәбәле бүләкне күренекле шеф-повар һәм кулинар программалар алып баручы Константин Ивлев тапшырды», - диде ул агентлыкка.

Ачык онлайн-тавыш бирү 22 июньнән 5 октябрьгә кадәр үткәрелде. «Россия гастрономия туризмы» категориясендә тавыш бирүчеләрнең 40 проценты Татарстанны хуплады. Әлеге номинациядә Россиянең алты төбәге җиңүгә дәгъва кылды.

2016 елда Татарстан «Елның иң яхшы туристлык юнәлеше» номинациясендә National Geographic Traveler Awards премиясенә лаек булган иде.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot