Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан муниципалитетларга 50 миллиард сумга якын бюджетара трансфертлар җибәргән
Татарстан Республикасының җирле бюджетлары 49 миллиард сум күләмендә бюджетара трансфертлар алган. Бу акчалар якындагы өч елга бюджет турындагы закон кысаларында күчерелә. ТР Финанс министрлыгының матбугат хезмәтендә шул хакта хәбәр иттеләр.
Акчаның күбесе — 27,8 миллиард сум - субвенцияләргә туры килә. Бу акча урыннарда дәүләт бурычларын үтәүгә (мәктәпләр, түләүләр, социаль гарантияләр) тотыла.
Мөһим инфраструктура һәм инвестиция проектларын финанслауга субсидияләр рәвешендә 18,3 миллиард сум юнәлдерелгән.
Дотацияләр сыйфатында тагын 1 миллиард сум бүлеп бирелгән. Калган 1,9 миллиард сум - башка максатчан трансфертлар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз