Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Мисс Европа – 2027» бәйгесендә Татарстан данын 16 яшьлек Амелия Минкина яклаячак
«Мисс Европа – 2027» халыкара матурлык бәйгесендә Татарстанны 16 яшьлек Амелия Минкина тәкъдим итәчәк. «Мисс Европа – 2024» титулы иясе, бәйгеләрнең интернациональ директоры һәм хөкемдары Роза Гадиева «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта сөйләде.
Амелия Минкина сүзләренчә, сайлап алу турына эләгү аның өчен көтелмәгән хәл булган: бәйге җитәкчелегенә гариза һәм фотосурәтләрне аңа сиздермичә генә әнисе җибәргән.
Сайлап алу турын узгач, кыз әзерлек эшләренә: дефиле буенча күнегүләр ясарга, макияж һәм чәч ясау серләрен үзләштерергә, шулай ук зур халыкара бәйгеләрдә катнашучыларның чыгышларын анализларга керешкән.
«Әлегә образны сер итеп саклыйбыз. Әмма, мөгаен, бу Сөембикә ханбикә образы булыр», – дип билгеләп үтте Минкина.

Ливан башкаласы Бәйрутта узачак бәйгегә Амелия белән бергә Роза Гадиева да бара. Ул алдагы бәйгенең үзенчәлекле булачагын билгеләп үтте, чөнки чараны үткәрү традициясенә йөз ел тула. Гадиева сүзләренчә, төбәк колоритын ассызыклау өчен, катнашучыларның бәйге образларын, гадәттә, милли элементлар – бизәкләр, алкалар, брошкалар һәм түбәтәйләр белән тулыландыралар.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз