news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан нәзарәте Габделхак хәзрәт Саматов турында фильм төшерә

Габделхак хәзрәт оста вәгазьче, мәртәбәле, көчле рухлы шәхес буларак билгеле дин әһеле.

(Казан, 24 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте XX гасыр азагы — XXI гасыр башында танылган дин әһеле, беренче казый Габделхак хәзрәт Саматовка багышланган фильм эшләүгә кереште. Бүген мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров бу хакта журналистлар белән аралашканда сөйләде, дип хәбәр итә Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.

Һәр елны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан “Саматов укулары” уздырылып килә. Әлеге фәнни-гамәли конференция татар дин әһелләренең совет чорында һәм үзгәртеп кору елларында дин һәм халык өчен куйган хезмәтләрен барлау өчен уздырыла. Фильм төшерү бу эшне дәвам итү булып тора.

Мәгълүм булганча, Габделхак хәзрәт Татарстан мөселманнары лидеры булып таныла, Татарстан Республикасының баш мөхтәсибәт идарәсен җитәкли. Нәкъ менә Габделхак хәзрәт Казан Кремлендә Сөембикә манарасы янында халык белән дога кылуларны оештыра. 1998 елда ул баш казый булып сайлана. Әлеге югары дини вазыйфаны башкарып, татар халкына дини кыйммәтләрне аңлатуга зур өлеш кертә. Безнең җирлеккә хас дини-рухи байлыкны җиткерә. Күп сандагы сорауларга җавап биреп, дингә кагылышлы зур күләмле мирас калдыра.

Габделхак хәзрәт күп сандагы китаплар авторы һәм Әҗем мәчетендә бастырылып, халык арасында киң таралган дини басмалар редакторы. Ул оста вәгазьче, мәртәбәле, көчле рухлы шәхес буларак билгеле дин әһеле.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot