news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан музейлары җитәкчеләре “Музейда төн” акциясе турында сөйлиячәк

Бу темага багышланган матбугат конференциясе иртәгә “Татар-информ” МА нда узачак

  (Казан, 15 май, «Татар-информ»). Иртәгә, 16 майда, 11.00 сәгатьтә “Татар-информ” МА нда “Музейда төн” акциясенә багышланган матбугат конференциясе уза. Акция бөтен дөнья буенча уза, шул исәптә Казанда – 17-18 майда.
ТР Милли музее генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова, “Казан Кремле” музей-тыюлыгы директоры урынбасары Антон Райхштат, ТР Дәүләт рәсем сәнгате музее генераль директоры Розалия Нургалиева, Алабуга дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музее генераль директоры Александр Деготьков журналистларның сорауларына җавап бирәчәк.
Халыкара музейлар көне – ел саен 18 майда үткәрелә торган бәйрәм. Ул 1977 елда Мәскәүдә һәм Ленинградта уздырылган Халыкара музейлар советының 11 нче генераль конференциясендә гамәлгә куелды.

news_right_1
news_right_2
news_bot