Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан музейлары дүрт телдә – рус, татар, инглиз һәм кытайча хезмәт күрсәтә башлаячак
Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Туристлык буенча дәүләт комитетының уртак боерыгы бар.
(Казан, 7 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Республикасында дәүләт музейлары һәм музей-тыюлыкларында тиздән туристларга бөтен мәгълүмат дүрт телдә – рус, татар, инглиз һәм кытайча тәкъдим ителә башлаячак. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитетының уртак боерыгы бар. Һәм ул боерык Татарстан Республикасы Хокукый мәгълүматының рәсми порталында урнаштырылган. Әлеге боерык нигезендә Татарстан Республикасында дәүләт музейлары һәм музей-тыюлыклары эшчәнлеген оештыруның минималь таләпләре расланган. Музейлар һәм музей тыюлыклар бу таләпләрне гамәлгә ашыру сметасын санап чыгарырга тиешләр.
Расланган таләпләр нигезендә Татарстан Республикасында дәүләт музейлары һәм музей-тыюлыкларында урын карталары, брошюралар, юл күрсәткечләре, җирле истәлекле урыннар билгеләнгән һәм Татарстан Республикасының туристлык мөмкинлекләре турында башка мәгълүмат бирелгән карта-схемалар, алда көтелгән мәдәни-күңел ачу чаралары турында афишалар (программалар) туристларга дүрт телдә – рус, татар, инглиз һәм кытайча тәкъдим ителергә тиеш. Экспонатларның аңлатмасы да дүрт телдә язып куелачак.
Шунысы да игътибарга лаек, Татарстан Республикасы дәүләт музейлары һәм музей-тыюлыкларының интернеттагы рәсми сайтларында мәгълүмат рус, татар, инглиз һәм кытай телләрендә урнаштырылырга тиеш була.
Татарстан Республикасында дәүләт музейлары һәм музей-тыюлыклар эшчәнлеген оештыруга минималь таләпләрдә музейларларда wi-fi булуы, банк карточкалары белән түләү мөмкинлеге һәм велосипед кую урыннары ясау таләпләре каралган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз