news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан музейлары биш кешедән артмаган төркемнәргә хезмәт күрсәтә башлый

Татарстанда Covid-19 аркасында кертелгән чикләүләрне йомшартуның чираттагы этабына күчәләр.

Татарстан музейлары биш кешедән артмаган төркемнәргә хезмәт күрсәтә башлый
Салават Камалетдинов

(Казан, 18 май, «Татар-информ»). Татарстан музейлары үз эшчәнлеген кайбер чикләүләр белән башлап җибәрә. Музейларда биш кешедән артмаган төркемнәргә хезмәт күрсәтеләчәк. Әмма залда бер үк вакытта ун кешедән артык булмаска тиеш. Бу хакта Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова хәбәр итте.

«Музейларга хезмәт күрсәтү тиешле таләпләрне исәпкә алып башкарылачак. Бу исә, социаль дистанция нормаларын үтәп, залда ун кешедән артык булмавын күздә тота», — диде Әюпова.

Музейларда булганда битлекләр, перчаткалар һәм бахиллыкию мәҗбүри. «Экскурсия хезмәте алдан язылу буенча биш кешедән артмаган төркемнәргә күрсәтелә. Сүз музей-тыюлык территориясе турында барганда, радиогид ярдәмендә 10 кешедән торган төркемнәргә хезмәт күрсәтү рөхсәт ителә. Җиһазлар санитар эшкәртеләчәк», — диде министр.

Татарстан бүгенге көннән коронавирус таралу сәбәпле кертелгән чикләүләрне йомшартуның яңа этабына күчә. ТР Хөкүмәте карары нигезендә, кайбер оешмалар, шул исәптән музейлар һәм китапханәләр эшкә керешәчәк. Моннан тыш, әгәр шәхси тренер бер кеше белән генә шөгыльләнсә, спорт үзәкләре, йөзү бассейннары һәм фитнес-заллар ачу рөхсәт ителә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100