Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан музейларындагы үзбәк мирасына багышланган альбом Сәмаркандта тәкъдим ителә
Сәмаркандта Татарстан музейларында булган үзбәк мирасына багышланган китапны тәкъдим итәчәкләр.
«Альбом-китап белән аның авторлары – ТР Милли китапханәнең генераль директор урынбасары Лилия Саттарова һәм ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее директор урынбасары Динә Хисамова «Үзбәкстанның мәдәни мирасы – яңа ренессанс фундаменты» халыкара конгрессында таныштырачак», дип хәбәр итә «Үзбәкстанның мәдәни мирасы дөнья тупланмаларында» проектының рәсми сайты.
Альбомда беренче мәртәбә республиканың ике зур дәүләт музееның – Милли музей һәм Сынлы сәнгать музееның Үзбәкстанга бәйле коллекцияләре күрсәтелгән.
«Үзбәкстанның мәдәни мирасы – яңа ренессанс фундаменты» халыкара конгрессы 22-24 июль көннәрендә Сәмарканда үтәчәк.
Конгресс секцияләренең берсендә Лилия Саттарова «Татарстан Республикасы Милли музеенда «Төркестан тупланмасы» формалашу тарихы» дип аталган доклад укый.
Динә Хисамова ТР Дәүләт Сынлы сәнгать музее тупланмаларында Үзбәкстанда бәйле эшләр турында мәгълүмат бирәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз