news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан музейларында Халыкара туган тел көне уңаеннан әдәбият классикларын искә алалар

21 февральдә, Халыкара туган тел көнендә, Татарстан Милли музее һәм аның филиаллары әдәби кичәләр һәм төрле телләрдә шигырьләр уку чарасын үткәрә.

«Татар әдәбияты тарихы музеенда (Татар китабы йорты) 12.00 сәгатьтә студентлар өчен «Телләр дөньясында» квизы була. 17.00 сәгатьтә язучы, драматург, журналист һәм тәрҗемәче Шәриф Камалга багышланган «Гыйлемле Йорт» лекториясе укылачак. Шәриф Камал беренче булып Михаил Шолоховның «Поднятая целина» әсәрен татар теленә тәрҗемә иткән», - дип хәбәр итә Татарстан Милли музее матбугат хезмәте.

Муса Җәлилнең музей-фатиры хезмәткәрләре 14.00 сәгатьтә Арча педагогика көллиятендә «Җырларым» дигән программа үткәрәчәк. Көллият студентлары Муса Җәлилнең фаҗигале язмышы, дөньякүләм танылган Моабит дәфтәрләренең тарихы, шагыйрь һәм аның көрәштәшләре, реликвияләр турында беләчәк, Моабит дәфтәрләренең электрон версиясен караячак, диелә хәбәрдә.

Салих Сәйдәшев исемендәге музей хезмәткәре Рушания Җиһангирова катнашында Муса Җәлил хатларыннан һәм шигырьләреннән торган әдәби-музыкаль композиция, сугыш еллары җырларын гитарада башкарачаклар.

14.00 сәгатьтә Печище авылында Янка Купала музеенда шагыйрь Ренат Харисның белорус әдәбияты классигы Янка Купаланың татар теленә тәрҗемә ителгән китабы тәкъдим ителә. Кунаклар арасында Татарстан халыклары ассамблеясеннән - рус, татар, белорус һ.б. милләт вәкилләре катнаша. Янка Купала шигырьләре төрле телләрдә яңгыраячак.

Милли музейда 12.00 сәгатьтә журналист, шагыйрь Иосиф Хапчик белән очрашу һәм аның «Казан - яраткан башкала» китабын тәкъдим итү кичәсе булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100