news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан музейларына бушлай керергә теләүчеләр саны арткан

Һәр айның беренче сишәмбесендә Татарстан музейларына түләүсез кереп була. Быел 32,1 мең кеше әлеге мөмкинлектән файдаланган.

«Мәдәният учреждениесенә ихтыяҗ булуының бер күрсәткече – мөмкинлек булганда аңа бушка керү теләге булу. 2021 елның I кварталында шундый мөмкинлектән 14,6 мең кеше файдаланса, быел ул сан 120 процентка арткан», дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге.

Музейларга йөрүчеләр турындагы мәгълүматны министрлыкның киңәйтелгән киңәшмәсендә ТР Милли музееның генераль директоры Алиса Вяткина җиткерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100