Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан музейлары артефактлары Сәмаркандта зур кызыксыну тудырган
Татарстан Милли музее тупланмаларының Үзбәкстан өчен кызыклы өлеше Сәмаркандта узган халыкара конференциядә презентацияләнде. Татарстан галиме чыгышы галимнәрдә зур кызыксыну тудырган.
«Болар 1920-1921 елларда яшь Татарстан Республикасы Хөкүмәте төзи башлаган Шәрыкъ халыклары музее тупланмаларына караган артефактлар. Шәрыкъ белгечләре, Мәскәү галимнәре дә бик кызыксынды», дип хәбәр итте конференциядә катнашучы галимә, ТР Милли музееның директор урынбасары Лилия Саттарова.
«Үзбәкстанның мәдәни мирасы - яңа Ренессанс нигезе нигезе» конгрессы өчен альбом-китап әзерләнгән. Төркестан белән бәйле экспонатлар беренче тапкыр шунда басылып чыккан.
Альбомга Милли музейның 56 предметы кергән. ТР Дәүләт Сынлы сәнгать музееның 75 картинасы, литографиясе, рәсеме һәм керамикасы да урнаштырылган.
«Үзбәк коллекциясен тәшкил иткән предметлар экспонатлар безнең музейның даими экспозициясен тәшкил итә, мөселман мәдәниятенә кагылышлы күргәзмәләрдә катнаша. Əлеге экспонатлар шушы проект өчен махсус тасвирланды», дип ассызыклый Лилия Саттарова.
22-24 июльдә Сәмаркандта «Үзбәкстанның мәдәни мирасы - яңа Ренессанс нигезе нигезе» халыкара конгрессы үтә. Анда махсус чакыру белән Татарстан вәкилләре дә катнаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз