news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан музее Хабаровскига Идел буе халыкларына багышланган күргәзмә алып килде

18 июльдә Н.И.Гродеков исемендәге Хабаровск крае музеенда Татарстан Республикасы Милли музее әзерләгән «Идел буе халыклары» күргәзмәсе ачылды. Экспозиция музейга килүчеләрне Идел буенда гасырлар дәвамында яшәгән халыкларның мәдәнияте, гореф-гадәтләре һәм көнкүреше белән таныштыра, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы.

Әлеге проект Казан һәм Хабаровск музейлары арасында ике учреждениенең дә 130 еллыгына багышланган хезмәттәшлекнең бер өлеше булды. Үзара хезмәттәшлек турындагы килешү «Россиянең музей маршрутлары» федераль форумында имзаланды. Ел дәвамында Идел һәм Амур елгалары буенда яшәүче халыкларның мәдәни мирасына багышланган күргәзмәләр белән алмашу ниятләнә.

Күргәзмәгә килүчеләр XIX йөз - XX йөз башына караган декоратив-гамәли сәнгать әйберләре һәм көнкүреш элементлары: чигүле татар баш киемнәре, күн читекләр, мари халкының ритуаль әйберләре, чуваш һәм мордва бизәнү әйберләре, удмурт халкы эшләнмәләре белән таныша ала. Үзәк экспонат - халык осталары тарафыннан традицион техникалар кулланып чигелгән Татарстан картасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot