Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан муниципалитетларының ХХ съезды 18 декабрьдә узачак
Татарстан муниципаль берәмлекләренең ХХ съезды 18 декабрьдә узачак. Бу хакта карар бүген ТР Муниципаль берәмлекләре советы президиумы утырышында кабул ителде, дип хәбәр итә оешманың матбугат хезмәте.
Президиум утырышында совет рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, ТР Рәисе администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТРның беренче вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин, ТР Дәүләт Советы вәкилләре катнашты.
Татарстан муниципалитетлары съезды – республика эчендәге иң зур һәм масштаблы сәяси вакыйгаларның берсе. Форум эшендә 1360 делегат һәм чакырылган кунак катнашачак.
Фото: © ТР Муниципаль берәмлекләре Советы матбугат хезмәте
Съездда катнашучылар арасында 956 муниципаль берәмлек башлыклары, республика дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, җирле совет депутатлары – махсус хәрби операция катнашучылары, җирле үзидарә ветераннары һәм иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре булачак.
Съездда даими рәвештә ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, министрлар һәм республика ведомстволары җитәкчеләре, РФ Федераль Җыенының Татарстаннан депутатлары катнаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз