Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан муниципалитетларын Мәскәүдә «Сенеж»да бүләкләделәр
Мәскәү өлкәсендә «Сенеж» идарә остаханәсендә уза торган «Кече Ватанның зур карарлары» муниципаль практикалар форум-күргәзмәсендә «Иң яхшы муниципаль практика» бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Җиңүчеләр арасында Татарстан районнары башлыклары да бар. Бу хакта ТР Муниципаль берәмлекләре советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бүләкләр Апас районы башлыгы Айрат Җиһаншинга, Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗинга һәм Яңа Чишмә районы башлыгы Егор Тарнавскийга тапшырылган.
«Шәһәр төзелеше сәясәте, халыкны тормыш өчен уңай мохит белән тәэмин итү һәм торак-коммуналь хуҗалыкны үстерү» номинациясендә I категориядә икенче урынны Татарстанның Апас муниципаль районының «Апас шәһәр тибындагы бистәсе» муниципаль берәмлеге яулады.
«Цифрлы технологияләр һәм «Акыллы шәһәр» платформа чараларын кертү ярдәмендә шәһәр хуҗалыгын модернизацияләү» номинациясендә II категориядә беренче урынга Мөслим районы Мөслим авыл җирлеге лаек булды.
«Муниципаль берәмлек территориясе белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген арттыру» номинациясендә II категориядә бишенче урынны Татарстан Республикасы Апас районының Табар-Черки авыл җирлеге алды.
«Милләтара тынычлык һәм татулыкны ныгыту, муниципаль дәрәҗәдә илкүләм сәясәт өлкәсендә башка чараларны гамәлгә ашыру» номинациясендә II категориядә дүртенче урынга Татарстанның Яңа Чишмә районының Яңа Чишмә авыл җирлеге лаек булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз