news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан муниципаль районнарында умартачылык мәсьәләләренә багышланган киңәшмә булды

Татарстан муниципаль районнарында умартачылык мәсьәләләренә багышланган киңәшмә булды
Фото: https://agro.tatarstan.ru/

Татарстанның Балтач, Арча, Яшел Үзән һәм Теләче муниципаль районнарында умартачылык мәсьәләләренә багышланган киңәшмәләр узды. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Анда район башлыклары, аларның урынбасарлары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, консультантлары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, район дәүләт ветеринария берләшмәләре башлыклары, ветеринария лабораторияләре мөдирләре, «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы вәкилләре, «Биопрепаратлар» фәнни-җитештерү институты» ҖЧҖ директоры, район умартачылар оешмасы рәисе, агрономнар, умартачылар һәм Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хезмәткәрләре катнашты.

Уздырылган киңәшмәләрнең төп максаты - авыл хуҗалыгы үсемлекләрен химик эшкәртү вакытында профилактикалау һәм бал кортларының үлүен булдырмау.

Умартачылык тармагы - республика авыл хуҗалыгының динамик үсештәге юнәлеше ул, аның өстенлекле бурычы - чимал һәм азык-төлек иминлеген тәэмин итү, республиканың авыл районнарында тотрыклылыкка ирешү, чөнки бал кортлары үсемлекчелектә күп энтомофиль культураларны серкәләндерүдә катнашалар, шуның белән бергә азык культураларының уңышын арттырырга ярдәм итәләр.

Республика умартачылыгын уңышлы үстерү шартларының берсе - авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләренең, агрономнарның, зоотехникларның, умартачыларның, җирле үзидарә органнарының, дәүләт ветеринария хезмәтенең, муниципаль районнардагы авыл хуҗалыгы идарәләренең бергәләп көйле эшләвен булдыру. Киңәшмәләрдә барлык катнашучыларның игътибары шуңа юнәлдерелде.

Әлеге чаралар Аксубай, Кама Тамагы һәм Актаныш районнарында үткәрелә. Шундый форматта киңәшмәләр үткәрү республикада бал кортлары күчләре санын һәм умартачылык продукциясен арттырырга ярдәм итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100