news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан муниципаль берәмлекләре советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин тавыш бирде

Татарстан муниципаль берәмлекләре советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин тавыш бирде
Фото: ТР Муниципаль берәмлекләре советының Телеграм-каналы

«Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин тормыш иптәше Суфия Гобәйдуллина белән бергә иртәнге 9:00 сәгатьтә үк сайлау участогына килгән. Алар Казанның 96нчы номерлы мәктәбендә тавыш биргән. Ул «Татарстан» журналы редакциясенең берничә соравына җавап кайтарган.

«Кәеф бик яхшы. Республикабызның киләчәген сайлыйбыз. Татарстанда яшәүчеләрнең теләге уртак – кешеләрнең тормышы имин булсын, тынычлык урнашсын. Мин дә шуны ук телим. Махсус хәрби операциядән егетләребез җиңү белән исән-сау әйләнеп кайтсын иде», - диде Гобәйдуллин.

Сайлау участогының эшеннән канәгать булу-булмавы турындагы сорауга Әгъзам Гобәйдуллин барысы да тәртиптә, дип җавап бирде.

«Иминлек таләпләре үтәлә, сәүдә ноктасы эшли», - дип хәбәр итте ул.

Гобәйдуллин шулай ук онлайн режимда тавыш бирергә каршы булмас идем, дип билгеләп үтте.

«Миңа калса, киләчәктә ул барыбер шулай булачак. Әмма бу ысулны акрынлап, традицион сайлаулардан баш тартмыйча гына кертергә кирәк», – дип йомгаклады сүзен Гобәйдуллин.

Узып баручы сайлауларны ишарәләп, Әгъзам Гобәйдуллин сайлау процессында гражданнарның актив катнашуы мөһим, дип билгеләп үтте һәм Татарстан халкын үз хокукларыннан файдаланырга һәм тавыш бирергә килергә чакырды.

Ул ассызыклаганча, төбәкнең киләчәге безнең активлыктан тора. Аның сүзләренчә, Татарстанның чәчәк атуын һәм үсүен күрергә теләүчеләр өчен тавыш бирүдә катнашу – ул хокук кына түгел, ә гражданлык бурычы да.

Бүген, 14 сентябрьдә, Татарстанда Бердәм тавыш бирү көне уза. Республика халкы Татарстан Рәисен сайлый. Шулай ук 18нче номерлы Мәләкәс округы буенча Дәүләт Советы депутаты һәм 7,5 меңнән артык муниципаль депутат сайлана.

Татарстан Рәисен сайлауларда дүрт кандидат катнаша (алфавит тәртибендә): Рөстәм Миңнеханов («Бердәм Россия»), Хафиз Миргалимов (КПРФ), Виталий Смирнов («Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе») һәм Руслан Йосыпов (ЛДПР).

Муниципаль сайлауларда катнашучыларның рекордлы саны теркәлгән – 11,4 меңнән артык кандидат. Алар арасында төп партияләр вәкилләре һәм үз-үзен тәкъдим итүче буларак катнашучы 2,6 меңнән артык кеше.

Татарстанда тавыш бирү өчен 2752 участок ачылды. Участоклар 7:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

«ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында 14 сәгатьлек «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафоны уза. Ул 22:00 сәгатькә тәмамланачак.

Эфирда сайлау участокларыннан репортажлар күрсәтелә. Студиядә экспертлар, сәясәтчеләр һәм артистлар чыгыш ясый. Шулай ук «Татарстан Алга» фотоконкурсына йомгак ясала – эфирда 2 Sollers ST8 автомобиле һәм 11 iPhone 16 смартфоны уйнатыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot