news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Муллин йорты һәм Айбаш мәчетен төзекләндерү өчен федераль акчага өметләнә

Бүген Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты коллегиясенең йомгаклау утырышы узды.

Татарстан Муллин йорты һәм Айбаш мәчетен төзекләндерү өчен федераль акчага өметләнә
Рамиль Гали

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Муллин йорты һәм Айбаш мәчетен төзекләндерү өчен федераль акчага өметләнә. Бу хакта Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты коллегиясенең йомгаклау утырышында комитет рәисе Иван Гущин әйтте.

Комитет рәисе үз чыгышында хәбәр итүенчә, республика 2013-2020 еллар өчен «Мәдәниятне һәм туризмны үстерү» дәүләт программасында катнашу өчен 33 заявка биргән. Болар мәдәни мирас объектларын саклау эшләрен федераль бюджет ярдәмендә үткәрүгә бәйле гаризалар.

Иван Гущин Алафузов театрында, Сандецкий утарында реставрация эшләре баруын искәртте. Россия Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Әҗем мәчетендә һәм Петропавлов соборында реставрация эшләрен төгәлләргә өметләнүләрен җиткерде.

Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты тарафыннан Казан шәһәренең Иске татар бистәсендә урнашкан Муллин йортын һәм Биектау районының Айбаш авылы мәчетен төзекләндерергә заявкалар бирелгән.

ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты коллегиясенең йомгаклау утырышы мәдәни мирас объекты булган Шамов хастаханәсе бинасының конференцияләр залында үтте.

  • Муллин йорты — Казанның Каюм Насыйри урамында урнашкан, XIX гасыр азагында - XX гасыр башында Борһанетдин Муллин төзеткән агач йорт.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100