Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан мөселманнары махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар йөк тапшырды
Татарстан мөфтияте делегациясе махсус хәрби операция зонасында Луганск юнәлешендә алгы сызыкта хезмәт итүче солдатларга чираттагы гуманитар ярдәм тапшырып кайтты. Шулай ук Дебальцево госпиталенә дарулар, медицина кирәк-яраклары бирелде. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Моннан тыш, Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге казые, Ютазы районы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин Татарстан солдатлары хезмәт итүче «Алга» һәм «Батыр» батальоннарында булды, әлеге батальоннарның имамнары һәм хәрбиләре белән очрашулар үткәрде.

Республика мөселманнарыннан җыелган гуманитар ярдәмнең гомуми авырлыгы ике тоннадан артып китте.
Бу юлы махсус хәрби операция зонасына түбәндәге материаллар һәм әйберләр җибәрелде: техника: 8 күчереп йөртелә торган электр станциясе һәм аларны эшләтү өчен кояш панеле, 4 планшет, дизель генераторы, бензин белән эшләүче пычкылар, фонарьләр, рацияләр һәм аларга батарейкалар, азык-төлек: коры ризык, томалап пешерелгән хәләл сыер ите (тушенка), чәкчәк, әйберләр: термослар, маскировка челтәрләре, дарулар һәм стерильле бинтлар, аптечкалар, авыртуны басучы препаратлар, 700 кесәгә сыешлы дога китабы.
Гуманитар йөкне әзерләүдә Татарстанның көньяк-көнчыгыш казыяте мөселманнары – Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Азнакай һәм Ютазы районнары актив катнашты. Шулай ук Саба, Кукмара һәм Буа районнарында яшәүчеләр, Марат хәзрәт җитәкчелегендә изге җирләрдә булган хаҗилар төркеме дә кушылды. Аеруча зур өлешне «Алтын групп» һәм «АртСтрой» төзелеш компанияләре кертте – алар сәфәр өчен машина һәм ягулык-майлау материаллары бирде.
Марат хәзрәт сәфәр дәвамында 90нчы танк батальонында булды, командир һәм солдатларга Татарстан мөфтие исеменнән рәхмәт хатлары тапшырды. Солдатлар ярдәм күрсәткән Татарстан мөселманнарына һәм мөфтияткә, ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга рәхмәтен җиткерде.
Махсус хәрби операция зонасына сәфәр барышында Марат хәзрәт Мәрданшин Россиянең оборона мөмкинлекләрен ныгытуга керткән өлеше өчен «Отважный» күкрәк билгесе белән бүләкләнде, диелә хәбәрдә.
- Исегезгә төшерәбез, «Зәкят» хәйрия фонды Татарстаннан мобилизацияләнгән солдатларга ярдәм итү өчен акча җыюны дәвам итә.
- Махсус хәрби операция башланганнан бирле Диния нәзарәте махсус хәрби операция зонасының алгы сызыгына 20ләп тапкыр гуманитар йөк илтеп кайтты, 3 мотоцикл, 2 мобиль мәчет, 7 автомобиль җибәрде, сугышчыларны 40 комплект хәрби кием белән тәэмин итте, 165 мең догалык бастырды. Нәзарәтнең 4 полк имамы фронтта хезмәт итә. 27 хәзрәт һәм мөфтият хезмәткәре солдатларның рухын күтәрү өчен алгы сызыкка барып кайтты, дип хәбәр итә матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз