Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан мөселманнары махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар йөк җибәрде
Татарстан мөселманнары махсус хәрби операция зонасының алгы сызыгындагы сугышчыларга чираттагы гуманитар ярдәм җибәрде. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Йөк Нәзарәт казые, Ютазы районы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин башлангычы белән җыелды. Җыелган ярдәмне машина белән кайткан МТО ВДВның 91нче аерым бригадасы сугышчысы Гали Сибагатов кабул итеп алды.
Бу юлы махсус хәрби операция зонасына түбәндәге әйберләр җибәрелде:
- 1 «Нива» машинасы;
- штурмовиклар өчен 2 мотоцикл: берсе бишекле, икенчесе ике тәгәрмәчле;
- алгы сызыктагылар өчен авыртуны баса торган кыйммәтле препаратлар;
- өйдә әзерләнгән кайнатмалар, тозлаган әйберләр һ.б.;
- хөрмә җимешләре һәм озак сакланучы азык-төлек.
Йөкне әзерләүдә: «Ярдәм-Помощь» хәйрия фонды («Нива» машинасы һәм авыртуны баса торган дарулар), Ренат Хәлимов исеменнән Казан мөселманнары («Ява» мотоциклы»), шулай ук Бөгелмә районы Кодаш авылы мәчете (бишекле мотоцикл алу өчен акча бирде) зур өлеш кертте.
Татарстан мөфтиятеннән гуманитар йөк белән сугышчыларны Татарстан Мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары, Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәров озатты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз