Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан мөселманнары Мәүлид ән-Нәби бәйрәмен билгеләп үтәчәк
Якындагы төндә Татарстан мөселманнары Мөхәммәд пәйгамбәрнең с.г.в. тууына багышланган Мәүлид ән-Нәби бәйрәмен билгеләп үтәчәкләр.
Мәүлид бәйрәме ислам ай календаре буенча Рабиул-Аввәл аеның 12 нче көнендә билгеләнә. Ай календаре буенча яңа көннең кояш батканнан соң килүен исәпкә алсак, быел Мәүлидне 24 августтан 25 августка каршы төндә билгеләп үтәчәкләр.
Бәйрәм көнендә дин тотучылар пәйгамбәрне искә алу гына түгел, аның сөннәтен саклауда да тырышалар. Димәк, мөселманнарга якындагы төндә сөннәт намазлары укырга, пәйгамбәргә салават әйтергә, аның тормыш юлын өйрәнергә кирәк.
Исегезгә төшерәбез, 29 августта Казанда Мәүлид бәйрәменә багышланган гомумшәһәр фестивале узачак.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз