news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан мөселманнары исеменнән хәрбиләргә гуманитар йөк тапшырылды

Татарстан Диния Нәзарәте казые Марат хәзрәт Мәрданшин Җиңү көне уңаеннан махсус хәрби операция зонасына барды һәм Татарстан мөселманнары исеменнән сугышчыларга гуманитар йөк тапшырды.

«Алга», «Тимер» һәм «Батыр» батальоны батырларына түбәндәгеләр тапшырылды:

– җәрәхәт алучыларны чыгару өчен люлькалы 2 мотоцикл һәм 1 байк;

– 2 генератор;

– 10 моно тәгәрмәч;

– хәләл тушенка һәм тиз әзерләнә торган аш;

– дарулар;

– повербанклар, балталар, чүкечләр, бензин белән эшләүче пычкылар, газ плитәсе, вытяжкалар, мунча мичләре һ.б.

Әлеге гуманитар йөк битараф булмаган мөселманнар ярдәме белән әзерләнде һәм илтеп тапшырылды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы.

news_right_1
news_right_2
news_bot